Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
 
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Г. Тукай
 

Кунакханә

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Айсылу Нурахметова

25.01.2015

Синен сойкемле йозлэрен,
Нур чэчэ кунелемэ
Бер елмаеп карауларын,
Бэхет ости уземэ

Гел янымда булчы жаным,
Уйларым синдэ генэ
Назлы куз карашларын,
Йорэгем жилкендерэ

Бэхет кугемдэ гел балкы,
Мэнге сунмэс ай сыман
Шул вакытта матурланыр,
Ямьлэнер ботен доньям..

Автор: Айсылу Нурахметова

Рәдис

11.02.2015

Кар ява.
Бар җиһанны тутырып, ап-ак кар ява.
Йомшак кына һәрбер агачка кунып,
Минем битемнән сыйпап, бөртек кар җиргә куна.

Әй уйныйдыр ул бөртекләр,
Гүя яфрак яуган кеби!
Уңнан сулга, сулдан уңга,
Сибеләләр энҗе-мәрҗән кеби.

Күпме зарыгып карны көткән
Бала чактагыдай йөрәгем!
Ә инде ниһаять бүген,
Күтәренке минем кәефем,
Шатланадыр күңелем.

Һәр тарафта ап-ак кар ялтырый,
Күзләр кысыла, чагыла.
Эх, шундый да иркен суларга!
Бит пөхтә, саф кар әкерен генә җиргә ята.

зәйнәп

26.03.2015

Дусларыма!
Сез шатлангач, миңа рәхәт,дуслар,
Сез елмайсын өчен тырышам.
Ярдәм кирәк булса, әйтегезче,
Хәлемнән килгәнчә булышам!

Елмайсагыз-күңелдә яз килә,
Тынычланып китәмен эчтән...
Бер бәйләде икән тормыш бергә
Аермасын иде ул бүтән.

Син дус икән миңа,минем өчен
Иң кадерле,якын кешесең...
Мин дусларсыз инде яши алмам
Язмыш шуңа тизерәк төшенсен!

Елмаегыз, күзләр балкып торсын,
Мәхәббәт таратып йөрегез!
Барлык дөнья бу шатлыкны күрсен!
Без бит дуслар! Шуны белегез!

зәйнәп

26.03.2015

Зәңгэр күктә бер болыт юк бүген
Кояш балкый шунда,елмаеп.
Җил дә юк үзе, эссе дә түгел
Яхшы һава. Тапмыйм бер гаеп.

Гөрләвекләр ага гөр-гөр килеп,
Кар эрегән, сулар китәләр,
Кошлар, бик тә моңлы итеп сайрап
Күңелгә җылылык кертәләр...

Тәрәзәдән карым:җирләр ап-ак
Карлар әле эреп бетмәгэн..
Ләкин яз житәсе безгә мәгълум:
Әнә, сулар агып китәләр...

Кояш балкый күктә, Нурлар чәчә
Безгә, кешеләргә елмая
әнә, юлдан сабый бала үтә,
Чыраенда шатлык, син кара!

Агачларнын шәрә ботагында
Ак кар әле калган ябышып
Шаярма кыш, вакыты бар барның да
Узып булмый барыбер язмышны!

зәйнәп

26.03.2015

Дәхшәтле сугыш еллары...

ямьле июнь ае. Таңгы биштә,
Радиодан хәбәр тарала.
"Немец явын безнең җиргә кертә,
Ватан өчен сугыш башлана!"

Урамнарда гади халык җыелган...
Җиткән ирләр, япь-яшь егетләр
Вокзал кырыенда. Китәргә җыенган.
Алар Ватанга җанын бирерләр!...

Халык шаулый. Елаш,бәхәс,курку.
Саубуллашу... бала тавышы...
Юешләнгән күз кырыен сөртү....
Карт ананың моңлы сагышы....

Соңгы караш. Хәсрәтле бер караш
Сизә инде күңел,күрәсең.
Нинди зур һәм дәхшәтле сугыш,
нинди афәт тиздән киләсен.

Кул яулыгы селтәп кала хатын-кызлар
Кем атага, кем иренә,кем улына....
Карт әбиләр таянып басып торалар,
Яшь кызлар бала тоткан кулына....

Калдырмаган кара сугыш беркемне дә читтә,
Хәркем татыган аның ачысын.
Карамый яшькә, төскә, җенескә
Язмыштан соң инде кем качсын?...