|
|
Яшьлек
Бакчадагы гөлгә сине Тиңләр идем, яшьлегем, Гөлләр көзен саргаялар, Ә син мәңге яшь минем.
Тиңләр идем шаулап аккан Язгы ташкын суына. Сулар кибә, яшьлек шаулый Бөтен гомер буена.
Күңел шатлык белән тулы, Җаным һәрчак яшь минем, Туган илем - гөл бакчасы, Мәңге сулмас яшьлегем!
|