Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Бөтнек чәчәкләре
Мин ярата идем, бик ярата идем Үзем туып-үскән җирләрдә Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен Рәхәтләнеп ятып иснәргә.
Бүген менә Польша кырларында Мин аларга карап уйланам. Узам гүя Идел буйларында Җанга якын таныш юллардан. Әйтерсең лә мендем Урал-тауга, Саф һавасын сулап илемнең.
Күрәм гүя серкә очыруын Дүртөйлемдә үскән игеннең. Күңел, күңел! Менә күз алдымда Туган якның оча кошлары: «Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик, — Диләр гүя, — явыз дошманны!.. » Ят җирләрдә шулай юл үтәмме, Җыр язаммы туган Казанда, Көчем арта, туган-үскән җирнең Бер чәчәген искә алсам да!
|