Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Өчтән бер
Кыю парашютчы кызның даны минем белән очып башланды: минем җиңеп менгән биеклекне ул кыз җиңеп түбән ташланды.
Аерылыштык, куллар бирешеп без, аерылучы дуслар шикелле. Бер ел үтте. Почта шушы кыздан бер үк көнне өч хат китерде.
Ләкин мине кечерәйтә бару сизелгәндәй булды хатлардан: бер хаты — «Иптәш командир», икенчесе — «иптәш Баттал...», өченчесе — «Салих...» диеп кенә
башланган...
Дулкынландым. Ышанасым килми «Салих» кына булып калуыма! Беренче һәм икенчесен куеп, шушы хатны алдым кулыма.
Юк, бу хатның башка мәгънәсе бар, һич көтмәгән идем монысын: беренче хат кыска, икенчесе — озынрак; өченчесе — озын, бик озын...
Анда язган: «Гаепләмә, — дигән, — сиңа ачам йөрәк серемне: әле синең белән танышканчы, күздә тоттым ике егетне.
Яшьлек мавыгуы булган, ахры... Тик, зурырак эшкә тотынгач, берсе — онытылды, икенчесе — онытылып килә, өченчесе — мәңге онытылмас...»
|