Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Салих Баттал (Салихҗан Вазих улы Батталов) 1905 елның 5 августында Казан губернасы Спас өязе (хәзерге ТАССРның Алексеевский районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Алты яшендә үзлегеннән укырга өйрәнгәннән соң күрше Урта Тигәнәле авылында, гражданнар сугышы чорында Чистайдагы Шиһап хәзрәт мәдрәсәсендә белем ала. 1921 елгы ачлыкта гаиләсе тәмам бөлеп, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп Мәскәү өлкәсенә килә, анда совхоз һәм хосусый хуҗалыкларда икмәк, яшелчә җыя, вагон бушата, җир казый, көтү көтә. 1924 елда Мәскәү өлкәсендәге Соболево-Щелково туку фабрикасында эшли, андагы татар клубы эшендә актив катнаша, әдәби иҗат эше белен дә шунда шөгыльләнә башлый, шигырьләре Мәскәүдә чыга торган «Эшче» исемле татар газетасында басыла.
1924-1926 елларда ул Мәскәүдә татар-башкорт эшче яшьләренең икееллык курсларында укый, аны тәмамлагач, Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый. 1927 елда С. Баттал комсомол путевкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе Хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә керә, аны тәмамлагач, Оренбургтагы очу мәктәбендә укый һәм өч ел буе Брянск һәм Казан шәһәрләрендәге авиаотрядларда, соңрак һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә. 1935 елдан алып Ватан сугышы башланганга кадәр С. Баттал нигездә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Бу елларда аның иҗаты бик нык активлаша, әсәрләре еш басылып тора. 1934 елда ул СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә.
Бөек Ватан сугышында С. Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында очучы булып хезмәт итә, япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң С. Баттал әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, поэзиядән тыш проза һәм драматургия жанрларында, әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Хәзерге көндә С. Баттал Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.
|