Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Иптәшем
Сары барак шыгрым тулы иде, — Утырдык без озак. Күптән инде якын кеше белән Сөйләшергә сусап.
Күрше булып, зәңгәр күзе белән Утырды Николай. Беренче кат күреп аны беләм, Япь-яшь әле — малай.
Ул сугышта, кан эчендә йөзеп, Яраланып ауды. Ерткыч дошман кызганмады аны, Әсир итеп алды.
Зәңгәр күзен тутырып миңа карый, Коңгырт күзләремә. Тавышы моңлы, йөрәгемә җылы Аның сүзләреннән.
Дус ул миңа, якын иптәш миңа, Батыр ул — Николай. Әллә кемнәр аны дошман диләр, Юк, түгел ул алай.
Без икебез, кулбашлар беркетеп, Арысландай булып, Уртак дошман булган фрицларны Еракларга кудык.
Уртак Ватанны без бергә саклап, Ирек өчен аудык. Кызыл канга батып калды шунда Сеңелем биргән яулык.
Әнкәм теләп калды миңа саулык, Сеңелем бүләк итте кулъяулык. Яраланды янда юлдашым, Бәйләп киттем аның кулбашын.
|