Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Таза мортаза
(Поэмадан өзекләр)
Мәйданда
Районда сабан туе, Гөр килә болын буе.
Атлар китте чабышка Яшел әрәмә аша; Ике кеше тырышып Мәйданда көч сынаша.
Берсе — озын, бирегә Килгән икән Казаннан, Ул сабан туйларында Көрәшеп дан казанган.
Икенчесе кем дисез? Ансы аның билгесез.
Мәйданда ике батыр Көрәштә батып тиргә; Юан кеше озынны Күтәреп бәрде җиргә.
Бүләкләнде җиңүче, Кул чапты бөтен мәйдан. — — Бу юан батыр, — диләр, — Бирегә килгән кайдан?
Бу абый — бер колхозчы, Гәүдәгә шундый таза. Фамилиясе — Батыршин, Ә исеме — Мортаза.
|