Бүген белдем,
Кояш миңа гашыйк булган:
- Кутуйны мин үбәм, — ди.
Үбәр дә шул!
Яшьлек диңгеземдә йөзгән чакта,
Нурга урап мине үбүче — ул син идең,
Син идең ул — беләм мин!
Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Карга кереп, кышның карын кимерә.
Ә кыш елый, елый агып:
- Туным жәл, ди.
Җиргә ятып яшен сөртә,
Суын агызып йөткерә.
Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Кызны үпкән кебек мине үбә,
Үбә талымлап!
— Сагындым, — ди, оялмый да...
— Кояш туган, оял инде, урам бит бу...
Күрәсеңдер әнә...
Бездән көлгән күгәрченнәр
Көлә-көлә язгы суда коена.
Йә, әйтегез:
— Шагыйрь җаны шулай буламы?
Йә булмаса,
— Кояш телен белгән кешене шагыйрь диләрме?
Әгәр шулай булса,
— Мин — ул түгел!
Мин — яшь шагыйрь — үлгәндә дә:
— Безнең кояш — ВКП, — дип,
Коммунарлар язлыгында үләрмен!