Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Габдулла Тукаев
Үз милләтен сөйгән кеше, Милләт өчен көйгән кеше, Аһ-ваһ итеп йөргән кеше — Бар иде бер Габдулла.
Шигырь язды — ялыкмады, Язудан һич тарыкмады, Яза гына бирде, язды — Милләтен сөйгән Габдулла.
Нәрберләрне тигез сөйде, Татарлар өчен ул көйде, Иртә торып ул тотынды Шигырь язарга Габдулла.
Ләкин алай булса да ул, Татарларга салса да юл, Арды аның бервакыт кул — Каберлеккә китте Габдулла.
Милләтенә сөйгән кеше, Милләт өчен көйгән кеше, Аһ-ваһ итеп йөргән кеше Үлеп киткән инде хәзер.
|