|
|
|
|
|
|
|
|
|
Мәҗит Гафури |
|
|
|
Кошларга!..Ник качасыз, әй матур кошлар?..Алай сез качмагыз! Сезне без куркытмабыз һәм Таш, агач та атмабыз. Уйнагыз шул бакчаларда, Кич вә иртән сайрагыз; Тик кенә тыңлап торырбыз, Сезгә без сүз катмабыз. Шул агачларның арасында Очарсыз пыр да пыр; Сез очып йөргән урыннар Бик күңелле, бик матур. Дус булыйк сезнең белән без, Сезне без куркытмабыз; Уйнагыз да сайрагыз сез, Монда бездән курыкмагыз. |
|
|
|