|
|
|
|
|
|
|
|
|
Мәҗит Гафури |
|
|
|
Балалар һәм китапДүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга; Һәммәсе дә колакларны торгызганнар, Берсе укый, башкалары тыңлый шунда. Утыралар китап укып, күңел ачып, Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып; Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына, Кайчагында көлешәләр шыркылдашып. Кайчагында әллә кемне кызганалар, Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар; Ахырысы, бу китап бик күңелледер — Күз дә алмый укый аны бу балалар. |
|
|
|