Аяз көнне иртән өйләр — алтын йөгерткән мәрмәр кыялар. Вакыт-вакыт тәрәзәләрдә алтын бөртекләре кабынып куялар. Кыя аралары — якты алан: Кызыл, ак аралаш чәчкәләр, Алар мәктәпкә баралар. Чыңлап бер-берсенә дәшәләр. Аларга каршы мәктәп ишегеннән җиз кыңгырау чәчрәп чыга һәм чәчкәләрне ияртеп кереп китә. Урам тына, ләкин чәчкәләрдән нечкә генә чыңлау калган кебек. Моннан биш ел элек монда үскән алтын арыш чыңлап алган кебек. Алтын арыш, син ниләр көйлисең? Матур көйлисең, алтын арыш, син...
Бу җирләрнең матур чагы — таң атканда. Бу таш йортлар зәңгәрсу таң диңгезендә алга йөзгән кораб булып» калкып чыга. Алып китә алар минем күңелне дә. Ачык тоела бу сәгатьтә: эчләрендә Мең-мең тормыш җылысы булган бу йортлар да, серле дулкын чәчеп торган радиомачта челтәре дә, атом кебек эчке куәт белән тулы заводлар да, мин дә — бер үк хәрәкәттә — йөз, ике йөз еллар алга. киләчәккә.
(Клумбада таң чыгына йөзен ачкан гөлчәчәктә бик күптәнге юлчы — богаулы каторжанның маңгаеннан газап тире бу көннәргә килгән кебек. Моннан ике йөз ел элек, гаделлек дип, канга тузып, янып-көеп, патшаларга каршы торган Емельянның үлемсезлеккә омтылышы минем хискә кергән кебек.)
... Беләсе иде, бер-ике йөз елдан нинди булырбыз без: бараклардан күчкән көндә безгә патша сараедай бай күренгән бу таш өй дә, клумбада гөлчәчкә дә, мин дә — Нинди булырбыз икән без? Бәлки, бу ак өйләр хыялый бер биеклеккә үсеп китәр. Клумбалар бакча булып җәелерләр. Ә мин, бәлки, шул чак таңда бер күкрәктә тагын алга, тагын ерак киләчәккә омтылган бер тойгы булып талпынырмын. һәм, мин бүген таңны каршы алган кебек, иртәне каршылар кеше.