Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әнвәр Давыдов

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әнвәр Давыдов (Әнвәр Мортаза улы Давыдов) 1919 елның 21 мартында Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлый һәм шундагы авыл хуҗалыгы техникумында укый башлый. Әмма гаиләсенең тормышы авыраю сәбәпле эшләргә мәҗбүр була, укуын дәвам итә алмый.

1936 елда Ә. Давыдов Новосибирскидагы «Советская Сибирь» газетасы редакциясендә, 1938 елда Фирганәдә чыга торган русча һәм үзбәкчә газеталарда эшли. Сәламәтлеге какшау аркасында 1939 елда туган якларына кайта, Мордва АССРның Ләмбрә (хәзерге Ромадан) районында балалар укыта.

1940 елда Ә. Давыдов Совет Армиясе сафларына алына, Монголия чиге буенда хезмәт итә. Ул сугышның буеннан-буена катнаша, 1942 елда КПСС сафларына кабул ителә. Сугыштан соң 1952 елга кадәр ул туган ягында эшли, 1953-1955 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып тора. Ул 1953 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына. Шагыйрь 1968 елның 23 июнендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Ә. Давыдов уку-язуга иртә өйрәнгән кебек, әдәби иҗат эше белән дә яшьли кызыксына. 1931 елда унике яшендә инде аның Камышлыда чыга торган «Коммунага» газетасында беренче шигыре басыла. Әмма шагыйрьнең таланты сугыштан соңгы чорда, аерым алганда илленче-алтмышынчы еллар башында аеруча ачылып китте. Татар әдәбияты тарихына Ә. Давыдов поэмалар авторы буларак кереп калды. Аның «Ташу», «Чорлар чатында», «Дәверләр диалогы» поэмалары һәм татар әдәбиятында сирәк очрый торган шигъри роман жанрында язылган «Йокысыз төннән соң» роман-симфониясе әдәбиятыбызда күренекле урын алып торалар.