Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зыя Мансур

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Зыя Мансур (Зыя Мансур улы Мансуров) 1916 елның 17 декабрендә Башкортстан АССРның Дуртөйле районы Җитембәк авылында игенче гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, туган районында чыга торган газета редакциясендә эшли. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Ул армиядә чакта Бөек Ватан сугышы башланып, булачак шагыйрь башта хәрби-пехота мәктәбендә укый, аннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугышта чакта ул КПСС сафларына кабул ителә. Сугыштан 3. Мансур туган якларына кайта, 1949 елга кадәр Дүртөйле һәм Илеш районнарында эшли. Шуннан соң ул Казанга килеп университетка укырга керә, әмма сәламәтлеге начар булу сәбәпле аны тәмамлый алмый.

Илленче елларда 3. Мансур Татарстан радиокомитетында, «Чаян» редакциясендә эшли, 1955 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә, 1956 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә. Тик сугышта алган яралары һаман аның сәламәтлеген какшата һәм шагыйрь 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат була.

3. Мансур үзенең әдәби иҗат эшен сугыш елларында башлап җибәрә. Беренче китабы 1950 елда дөнья күрә. Аның иҗаты чәчәк аткан чор илленче-алтмышынчы елларга туры килә. Поэзия сөючеләр арасында ул туры, кыю сүзле фәлсәфи шагыйрь, үткен сатирик буларак таныла. З. Мансур балалар өчен дә шигырьләр, әкият-поэмалар иҗат итте.