Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ык буенда чык тама...
Ык буйларын сарган безнең Бөдрәдән дә бөдрә тал - Читтә йөреп гыйбрәт алсаң, Ык талыннан кодрәт ал! Шундый күңел сыйсын ничек Бер яшәү, бер гомергә! Кайгыра тилмергән йөрәк, Китәренә тилмерә... Халык үзе аңламаслык Сәхифәдәй калыккан Затлар бар безнең татарда - Аңлаешсыз халыкта! Кычытканлы тыкрык сыман Кыйтгалар аралары... Адашкан юллар түрендә Бу татар балалары! ...Аның давыллы тормыштан Иштә, тыңлый белгәндә, Шуны ачык төшенерсең, Юл чыгасы яшь бәндә: - Бу дөньяда гел айкалган, Гел чайкалган хәлләрдә дә Тыңла чык тәгәрәгәнен Ыгыңда... чирәмнәрдә! Бөдрә таллы Ык буенда Чык тама да чык тама - Дәшәм үземә: «Ашыкма син! Яшәвеңнән туктам. ...Ык буенда чык тама...
12.09.80.
|