Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Уҗымга китте сулар...»
Уҗымга китте сулар... Бар булса безнең чор карты, Көрсенер, ямансулар: - Язгы ташулар басылды, Уҗымга китте сулар... «Уҗымга китте сулар... - дип Уфтандың, Гата бабай, Алай гына булсачы бу дөнья, Дөнья булсачы алай! Әмма синең шул өч сүзең Күңелдә минем елар, Заманнар булып елар ул, Чордашлар булып елар: «Уҗымга китте сулар, аһ, Уҗымга китте сулар». ...Нишлим соң, сагынам шул картның Сорап пыскыткалавын. ... Менә бүген төп йортыма Кайтуга койса явым, Кем керер? Картлар - Гата, Салихҗан, Киез итекче Наҗар? Кайсы яз суы булып акты Ашыгыч бу ташулар? Дулады күңел - язгы су! Гүзәл иде ташулар! Кая китсен бу шагыйрьнең Күңелен баскан ташулар. Басылды ташу...Юанам: «Уҗымга китте сулар...»
18.01.2004
|