Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Тылсым
Изсәләр дә, кылыч чапсалар да, Юлыкса да юлда мең үткел, Шигырьле тел - фанилыкка бәйсез, Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат - Амин тотсын яки чукынсын - Әмма сүздә шигъри куәт булса, Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем - саф тылсымым Авыр чакта сезгә кагылсын - Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган Шигырьләрне әйтер сүз көчен Ни өчендер Ходай миңа биргән - Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый, Яман әйтүчеләр булмаса - Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә Сүзләр чылтыратыр Колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга, Йөрер юлы аның ак булсын - Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен безне бу тылсым...
12 декабрь, 1992 ел.
|