Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Тимерче

Язмышын да чүкеп ясаган ул,
Сандалына салган ачуын.
Сандалында яньчемәкче булган
Бөлгенлекне, сугыш-ачлыгын;
«- Тимернең син зәгыйфьрәк җирен -
Йөрәк турын таба бел генә -
Кызган чакта кизәнеп бер суксаң,
Тимер түгел, чорт та бөгелә!»
Дене дә шул тимер иде аның,
Чүкеч тавышы булды догасы.
Берлиннарга кадәр алып барды
Җирән кашкасының дагасын.
...Кызган тимер кебек яшәде ул,
Кызган килеш керде сугышка,
Кызган тимер сукты йөрәгенә,
Кызган килеш ауды камышка.
«- Ә ...синмени?! - диде тимергә ул.-
Син... сугарга... уйладыңмыни?
Вреш, брат! Күпме генә сукма,
Кызган чакта ирләр бөгелми!»
Бөкте тимер, кызган тимер бөкте!
Тик бер мизгел калгач үлемгә,
Кызган тимергә ул әйтеп куйды:
«- Йоклап алыйм әле мин менә...
Ә аннан соң... кайнар килеш торсаң,
Нәни кадак ясыйм үзеңнән...»
...Ул белмәде - соңгы тамчы каны
Акканын шул тимер эзеннән...

1970