Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Терелербез...

Нинди садә, чиста булганбыз ла!
Уйларыбыз нинди пакь булган!
- Без сәгадәт өчен яратылган,
Бәхет өчен! - дигән чак булган...

Тезләнеп без дога кыла идек
Мәҗүсидәй карап бу таңга.
Без табына идек - пар каенга,
Без ышана идек Ватанга.

Матурлыгын тоеп, моңсулыгын,
Шигърилеген тоеп дөньяның -
Адәм улы! -
Табигатькә сеңеп
Гел яшәрмен диеп уйладың.
Әллә кеше акылыннан шашты,
Әллә инде дөнья тилерде? -
Кем уйлаган, Кеше булган өчен
Оялырдай көннәр килерне!
Юктыр, булмас,
Дөрес түгелдер бу!
Андыймыни, кешем, үзәген? -
Син бит
Сөя,
Тоя белгән өчен
Фани дөньялыкны бизәдең.
Терелербез, сагынырбыз әле...
Китми калмас, китәр бу халәт!
Савыктырып сынган канатларын,
Күңелләргә кайтыр мәхәббәт.
Тезләнешеп дога кылырбыз бер,
Мәҗүсидәй карап бу таңга...
Сокланырбыз тагын пар каенга.
Ышанырбыз тагын Ватанга.

1992