Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сырынды
Бөтерелә бөдрә сырындылар Якын килергә дә шомлы ярда - Гасырларның кара бураннары Дулый бугай безнең карашларда...
Тәңре үзе җәзалыймы әллә Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? Ничә гасыр кайный кара буран! - Ачыласы юктыр бу көннәрнең...
Ачыласы юктыр язмышларның! Алгандыр ла тәңре безне сайлап... Юл катысын эзләп кар астыннан Изалана һаман күшеккән ат.
Иң гаҗәбе - без һаман да исән! Саклап килә безне нинди өмет? Чынлап та бит - бер ачылыр еллар! Безнең дә бит кояш чыгар көлеп! һаман юлдаш булган сырындылар Эреп юкка чыгар ахыр чиктә. Гел буранга күнеккән бу җаннар Түзә алмас сыман ул бәхеткә.
Ә хәзергә... Безгә язган буран Тынны буып, әйдә, дулап торсын - Атла, аткай, юл булырга тиеш... Эзлә генә, эзлә юл катысын!
1992
|