Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Офыкларга дулкын кага басу...»
Офыкларга дулкын кага басу, Кузгала да урман ягыннан... Күңел бу якларның бер кулъяссу Туфрагына кадәр сагынган, Туфрагына! Күкка тигән тупыл ябалдашы, Менә-мепә кичке җил өрер, Тупыл ботаклары, шыбырдашып, Йолдызларны коеп төшерер, Йолдызларны!.. Нәкъ Офыкка чыга тыкырыгы. Болытларга тигән казыклар. Айга тигән кибән бастырыгы. Һәр тавышны, күңел, язып бар, Һәр тавышны!
1970
|