Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Нидер булды...
Бәй,мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре Бик якынмыни шулай? Без килгән һәм дә китәсе Мәңгелек шушымыни? Аңардан курку-өркүләр Җанның ялгышымыни? Нидер булды... Ишетелде Миңа серле тынлыктан - Оҗмах-җәннәт бакчасының Күгәннәре тутыккан. Җимерелде алтын мифлар Һәм гадилек сирпелде... Мәңгелегең миңа хәзер, - Билләһи, дим, гөнаһ булмас - Ындыр арты шикелле...
05.10.02.
|