Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Канат җиле
Күтәрелде кошлар иле белән... Наис Гамбәр.
Безне? бәхет бары Мөслимдәдер... Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер - Өшәнгән бу бәгырь җылынсын... Барыйк әле иртүк Ык ярына, Тездән чумып салкын чыкларына, Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит - Сагынгандыр безне сукмаклар... Үзебезчә тик бер сөйләш кенә, Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә - Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан, Колак салыйк әле шул кошларга - Моң тәменә алар өйрәтте... Күтәрелсен кошлар иле белән - Шул кошларның канат җиле белән «Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер! «Кыз сукмагы» синең исеңдәдер - Безнең ярлар асыл яр иде! Асылъярлар һаман шунда сыман... Тәрәзәдән - гөлләр арасыннан Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле, Таныш тәрәзләрне чиртик әле... Ай калыккач, зәңгәр эңгердә - Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп! ...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите - Кабатланмый сөю бу җирдә...
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер! Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер - Кипкән иреннәргә моң тисен! Күтәрелсен кошлар иле белән - Шул кошларның канат җиле белән Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт! Гомер уздырабыз монда нишләп?! - Тормыйк, табында, дип, аш кала... Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер - Беркая да качмас мескен дәвер, Дәвам итәр бездән башка да...
1993
|