Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

«Җилләр чиртә сары камылларга...»

Җилләр чиртә сары камылларга.
Кояш -
безгә шулай күренгән -
Алтын арышларга сыдырылып
Күтәрелә басу түреннән...

Җир изүен чишеп сулыш ала,
Бирелгән ул кояш иркенә!
Борчулары аның, искәрмәстән
Башак булып җанга төртелә.

Карашларым тия офыкларга,
Һәрбер тойгым нурга төренгән.
Йөгер, кояш, басу юлы буйлап,
Күтәрел дә басу түреннән...

Син
салават күперенә гүя
Җиз кыңгырау итеп тагылган! -
Күпер-дуга!
...һәрбер чыңы аның
Тойгыларга килеп кагылган.

Ургып керә җырларыма якты.
Сак булыгыз,
уты капмасын!
...Бар дөньяга кояш моннан чыга -
Ачып керә офык капкасын...

1970