Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ярый әле...
Ай болытка туңып ябышкан чак. Аяусыз кыш безнең якларда. Егылды кош канатлы боз булып, Очып барган төштән Ак карга...
Зәмһәрирле кышта бичара кош Ярый әле сиңа юлыкты - Бияләең салып, Бичараны Учларыңа алып җылыттың.
Сулышларың белән терелттең син, Уянды кош... какты канатын! ...һәм сискәнеп, Тетрәп куйды йөрәк - Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.
Азмы кичтек гомер зәмһәрирен! Без дә төштек туңып биектән - Йөрәгемне, Учларыңа алып, Тик син булдың мине терелткән.
Авыр чакларымда Юаттың син һәм кышларда туңган кош сыман Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең җылы, нәни учыңда.
һәм без ачтык табигатьнең серен - Безнең җаннар җирдә бер икән! Бу ярату гына түгел бугай... Сөям, димәк, мин кош терелтәм! Сагынганда шул кош белән бергә Төшләремә килеп керәсең: «Яшә!.. Яшә!..» - диеп, Үрсәләнеп Нәни кошка сулыш өрәсең.
Карашларың, Сулышларың белән Бар дөньямны минем җылыттың - Бу ярсулы дөнья уртасында Ярый әле сиңа юлыктым...
1987
|