Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ялгыз сандугач
Безнең өскә гүя ниндидер көч Авыр, кара йолдыз кабызды - Өер-өер ач бүреләр улый һәм сандугач сайрый - ялгызы...
Тәкъдирме бу? Явыз ихтыярмы? Безнең утны кемнәр сүндерде? - Үз нәҗесе белән уйный Ватан. Барып җиттек - Ватан тилерде.
Үксүеме, сайравымы - белмим, Әллә инде җанын юата - Котырган ил сандугачы сайрый Япа-ялгыз гына Куакта.
Кара гарасатлар кайнаганда Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф! Җиһан үзе җимерелер сыман Шул сандугач тик бер ялгышса..,
Тупландылар кыргый өерләргә Адәм балалары юлларда. Шулай уңайлырак - ботарларга, Шулай уңайлырак - уларга.
Күзләр - куздай! Сырт йоннары торган! Тешне кычыттыра мең афәт - Портретың шушы, Яна заман, Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт.
Шул булырмы соңгы сурәтебез Безнең - сөя белгән халыкның? Син кайлардан килдең, кара йолдыз? Нигә безнең күктә калыктың?
Ач өерләр туеп ял итәрләр, Ырылдашып җирдә җан кыйгач, Һәм шуларны ярлыкауны сорап, Өзгәләнер ялгыз сандугач...
1992
|