Һичберкем дә түгел, үзем бу, Яшь чагымда әйткән сүзем бу:
«Күз нурларым күкне уяр күк, Күкрәгемә дөнья сыяр күк -Үз-үземне кайчак аңламыйм, Әлло кеше, әллә алла мин!»Еллар узды... Инде уйлыйм мин - Чын дөресен әйтәм, алдамыйм: Алла чакта - кеше түгел мин, Кеше чакта - бераз алла мин...
1989