Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Эндәшер сыман...

Болар беркайчан да булмадымы?
Бәндәң кыңгыр эшләр кылмадымы?
Гамәлеңә синең оялудан
Саф гөл, оялып, йә, сулмадымы?
...Менә шундый шигырь әйтер идем,
Ләкин әйтик аны кайда гына?
Баш түбәмә былбыл кунган чакта,
Елан сарылды гел аягыма...
Сине миннән йолку җитмәгәнме?
Хәзер авылың да сөргән ызан.
Юл юклыктан мин ул үзәннәрне
Хатирәләр сукмагыннан узам...
Буш чиләкле ялгыз кое кала.
Чиләкне җил чайкалдыра һаман.
Шул коены никтер хәтерләтә
Без яшәгән шушы сәер заман.
һәм чыгар да гел эндәшер сыман
Тирәнлектән Кое Анасы.
...Әллә ничек Шәфәгатьсез булды
Чоры, гомре һәм дә заманасы...
...Ярый, болар үткәннәрдә калсын!

05.07.99.