Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Дүрт җыр
Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да? Беренче җыр - илем турында ул, Олы юлга дәшкән җырдыр ул, Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул, Ун мең еллык моңлы көйдер ул; Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр - Мең яңарган иске моңдыр ул; Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен Һавадыр ул, сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында. Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын - үзем! Барын да!..
1970
|