Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Диңгез күге
Нинди аяз, саф бу Балтыйк төне! Күктә иксез-чиксез ут яна - Тымык диңгез көзгесенә карап, Үз-үзен? галәм соклана...
Тынып калды кызым, Иң зур сергә Теләгәндәй төшеп җитәргә: - Җиргә каратып Кем гөл утырткан Шулкадәр дә биек түтәлгә?
- Гөлләр түгел, учак алар, кызым... Әнә, кузлар ява диңгезгә! Галәм буйлап күпме юлчы йөри! - Шулар, әнә, учак тергезгән...
- Куз түгел лә... Йолдыз атыла бит! . ..Ярар, кызым, тамсын учыңа Күктә үскән гөлнең саф тамчысы! - Мине исә биектәге учак Яннарында көтә Юлчылар.
Мин дә алар белән бергәләшеп Юл чыгармын... Учак кабыныр. Шул учакка - биек күккә кара!- Яна-яна әткәң сагыныр.
Ул учаклар югалсалар иртән, Күмелсәләр куе томанга: - Җир гөлләрен әти сагына! - диген,- Безне уйлый,- диген,- ул анда...
...Тын диңгезгә карап бу чиксезлек Үз-үзенә һаман соклана. Белмим, Әллә күктә гөлләр балкый, Әллә Җаннар булып ут яна?
1991
|