Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Чәчәк койсын шомырт...

Ихаталар, дәүләт, чал туганнар
Тарала да төшә акрын гына.
Бүтән һәммәсеннән өстен булып,
Сәрхүш Рәсәй һаман шапырына.
Төп тишелгән... су ургылып керә...
Юлбашчылар, шәп, дип акырына!
Төбен гөмбә, кырганаклар сарган
Корабтай ил бата акрын гына...
Ташландыклар иле... Тормыш төбе...
Чор яңара һәм ятимнәр арта!
Үзен кызгандыдыр өчен елап,
Үкси-үкси Рәсәй изү ерта!
Күзләр бәйле, куллар бәйле гүя,
Бастырганнар таш диварга терәп!
Хәзер атачаклар. Сәрхүш солдатня
Төзи белер микән? Курка йөрәк...
Күзләр бәйле... Сизәм, язгы шомырт
Чәчәк коя егыласы төшкә.
Илдә чынлап яшибезме соң без?
...Терәп атканнарын күрәм төштә.
Төш түгелдер... Затвор тимереңне
Шым гына син, әйдә, шудырт.
Миңа ни булганын аңламыйча,
Җилбер-җилбер чәчәк койсын шомырт.
...Әйтерсең лә халык иксез-чиксез,
Әйтерсең лә халык аз кырылган!
Ил бәндәсе әллә кайчаннан ук
Атарга дип терәп бастырылган...
Рәсәй халкын көр күңелле, диләр,
Көрлек-серлек... Серле көрледер ул...
Атарга дип терәп бастырганнар
«Яшим!» -дигән өчен тередер ул!
Тереләсе, савыгасы иде!
Өмет бар да сыман, юк та сыман...
Хыяллар да, исемнәр дә хәтта
Бары монда гына юкка чыга...

29.01.02.