Кире кайту

Читән

Зөлфәт

Инде төштә генә калган
Авыл буенча үтәм —
Менә бит ул! Менә бит
Әтәч кычкырган читән!

Кагынып әтәч кычкырды
Чаган җилфердәгәндә,
Әтәч очып төште анда
Никтер әлләкемнәргә!

Мин тәмам бөтен дөньяны
Таныган сыман үтәм —
Әтәч кычкырган читән бу…
Әтәч кычкырган читән!

Узды гомремнең язы да,
Ќәе һәм алтын көзе…
Көзге читән чыбыгында
Ул нинди әтәч эзе?

Исән икән бит әле ул.
Исән әле ул читән!
…Әтәч эзе дә калмаган
Читән буеннан үтәм…

Бүлешү:TelegramВКонтакте