|
|
Буран
Бурый-бурый — буран ул, Тагын килгән уралып. Ак мамыгын тараткан, Бөтен җирне агарткан. Бурый-бурый буранда Йөгереп чыктык урамга.
Буран кунды керфеккә, Туңдырмый ул бөртек тә. Бурый-бурый бураным Иртә килгән уралып. Иртә түгел, чамалы, Сөйрәп киттек чананы.
|