Үлчәү һәм баш
Бүрек кирәк булды егеткә. Һәм йөгерде егет кибеткә.
Аңа бик күп бүрек бирделәр: «Йә, сайлагыз, сайла?» — диделәр.
Ник сайламый? Кичә кичкырын Бер җеп белән башын үлчәтеп,
Бүрегенә үлчәү алды ул! Янда шул юк — өйдә калды ул.
Үлчәве юк, ни хәл итәргә? Туры килә кире китәргә.
Өйгә кайтып шуны алыр да Килер егет бүрек алырга.
Сез әйтерсез: — Бүрек үлчәргә Ярамады нигә баш? — диеп.
Кайберәүләр шулай эштә дә, Нинди кәгазь килеп төшсә дә,
Әзер үлчәү шуннан ясыйлар — Шул күрсәтмә белән яшиләр.
Кемдер чәйни, алар — ашыйлар... Шуннан яхшы нинди аш кирәк?!
Үлчәү булгач нигә баш кирәк — Күрсәтмә бар, имеш, баш артык...
* * *
Яшәүчеләр егет уенча, Күрсәтмә һәм үлчәү буенча, — Бакчагызга сезнең таш аттык!
|