Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зәки Нури

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Разведка җыры

Салкын җил өрә,
Кышкы төн озын...
Бары син генә,
Котып йолдызым,

Хис һәм уема
Ягымлы юлдаш.
Маяк бул миңа —
Еракка юл ач!

Урманнар үскән
Якка турылап илт.
Ул җирләр күптән
Мине көтә бит.

Урманда, төнге
Учак янында,
Җырлы, күңелле
Күмәк табында

Туганнар, дуслар
Мине көтәдер...
Мин алар кушкан
Эшне үтәдем.

Фашистны куып,
Өермә булып
Үтәрбез тиздән
Мин салган эздән!

Минем юлдан да
Кышкы төн озын...
Якынмы таңга,
Котып йолдызым?

Минем юлымда
Җемелди ак кар.
Минем кулымда
Автоматым бар.

Җил — йомшак канат
Сирпелә йөзгә.
Эзләп һәм карап
Тормыйм бер эз дә.

Очам шыелдап — 
Юлым озын, тар.
Ике канатым — 
Бер пар чаңгым бар.

Монда мин белгән
Юллар сөенечле.
Илемне сөйгән
Өчен мин көчле...