Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мин үзем сәер икән...
Сиздем, дуслар, сәгатемнең, Сиздем сәер гадәтен; Сиздем сәер гадәтен мин — Соңга кала сәгатем.
Ни дип тә әйтергә белмим, Ни булды, нәрсә сәбәп: Тибешеннән йөрәгемнең Ник артка кала сәгать?
Йөрмидер кебек телләре, Карыйм да кабат борам. Очрашу көткән көннәрне Гел шуңа карап торам.
Сәер ашкыну бар миндә — «Көтәм!» дигәндә иркәм, Сәгатем соңгарыр дим дә, Өч сәгать алдан китәм...
Сәгатьне юкка борганмын, Аңлатты, хәер, иркәм: Үләрдәй гашыйк булганмын, Мин үзем сәер икән...
|