Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык белем алгач, Кукмара районындагы Лубян урман техникумында укый. 1938-1940 елларда Ерак Көнчыгышта һәм Чувашстанда эшли. З. Нури 1941 елның маенда хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була.
1941 елның августында чолганышта калып, дошман тылындагы партизаннарга кушыла, 1944 елның мартына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә дошман объектларын шартлатучы-диверсант, «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды начальнигы булып хезмәт итә. Белорус җирләре дошманнан азат ителгәч, ул 1944-1946 елларда Орша шәһәр Советы председателе урынбасары вазифасын башкара.
Туган якларына әйләнеп кайткач, 3. Нури 1949 елга кадәр Буа һәм Тархан урман хуҗалыкларында эшли, 1948 елда КПСС сафларына алына. Шуннан соң 1955 елга кадәр ул «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасында, Татарстан китап нәшриятында,
ТАССР Язучылар союзында эшли. 1955-1957 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтының Югары әдәби курсларында укый. 1957-1963 елларда ул ТАССР Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, 1971 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971 -1974 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, аннары 1982 елга кадәр яңадан «Казан утлары»ның баш редакторы.
З. Нури әдәби иҗат эшен сугыш алды елларында башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң ул поэзиядә лирика, сатира һәм юмор өлкәләрендә актив эшли, балалар өчен байтак китап яза. Шагыйрь 1951 елда СССР Язучылар союзы члены итеп алына. З. Нури документаль проза, тәрҗемә һәм аеруча татар телендә чыккан алты томлык Ленинианага әсәрләр туплау өл кәсендә дә нәтиҗәле эшли, республиканың җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Шагыйрь 1994 елда вафат була.
|