Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Эшчегә
Көчле бу кулым, Керсез ак юлым, Дөнья тетрәтер, Куркытмас үлем.
Дөньяны шаулатыр, Дошманын аглатыр, Илне бизәкләр Эшче яшь батыр.
Илгә гөл чәчәр, Иркен юл ачар, Очраган дошман Хур булып качар.
Сөялле бу кул Авыраймас эштән, Илнең моң-зарын Карамас тыштан.
Салса ул кулын, Дөньяны тетрәтер, Илнең терәге — Көчле яшь батыр.
|