Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Заһирә Гали кызы Байчурина 1890 елда хәзерге Татарстан ССРның Әгерҗе районы Тирсә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Булачак шагыйрәгә өч яшь чакта аның әтисе үлә һәм ул башлангыч белемне Тирсәдә кырык ел буе балалар укыткан әнисеннән ала, аның тәрбиясендә үсә. Унбер яшендә ул Иж-Бубидагы кызлар мәктәбенә укырга керә. 1906 елда аны тәмамлый һәм туган авылына кайтып балалар укыта. 1907-1917 елларда Уфа һәм Пермь шәһәрләрендәге мәктәпләрдә эшли. Шул елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
1914 елда «Сөембикә» журналында аның беренче шигырьләре басыла. Октябрь революциясеннән соң ул Пермьнән Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган татарча газеталарга шигырь- ләр җибәреп тора. 1918 елда Пермьне Колчак бандасы басып алгач, шагыйрә башта Алабугага, аннары Казанга күчеп килә. 1918-1925 елларда ул бик актив иҗат итә, әсәрләре матбугатта еш күренә тора. 1918 елда З. Байчурина даһи Ленинга багышлап «Бабабызга» дигән шигырь яза. Бу шигырь татар ленинианасының иң әүвәлге әдәби әсәре булып тора. 1935-1939 елларда З. Байчурина Казан шәһәрендә район Советы депутаты итеп сайлана. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр укытучы һәм пропагандист булып эшли.
З. Байчурина 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат булды.
|