Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Эзлим
Дүрт ягым рухсыз, Тормышым нурсыз, Интегә рухым Эсседә сусыз.
Сибә ай нурын, Аны нур димим, Тормыш юлларын да Мин юл димим.
Шау-шу, шатлыклар Миңа чит, никтер... Сызлыйм, моңланам Әллә ничектер...
Талпына, сызлый Һамиан йөрәгем, Чәчәк аталмый Изге теләгем.
Илаһи нурлар Эзлим, табалмыйм, Бу вак нурларга Туктап кадалмыйм.
|