Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Саран бай
Өеңә керсә саран бай, Аңар ишегең ачма; Ул килгәндә ялангач булсаң, Аннан оялып качма. Качма аның йөзеннән, Оялма аның үзеннән; Саранлыгының чиге җиткәч, Җаны алыныр күзеннән. Күзенең туймас ялкыны Яндырыр аның саннарын; Ярлыдан кызганган сараннарның Шайтан эчәр каннарын. Каны белән кабере тулар,- Күмүчеләр җирәнер; Үзеннән калган мал белән Дөньядагылар кинәнер. Килегез, бәндәләр, кинәнегез Сараннан калган мал белән, Җанын шайтан кинәндерер Үзеннән аккан кан белән!
|