Кире кайту

«Көн дә ызгыш...»

Яков Емельянов

✦

Көн дә ызгыш, ялан әр
Җебектерде инде җанымны!
Каты кылмыш, тиешсез тормыш
Киптерә минем санымны!
Чү! Җитәр,
Каты кайнап
Пар тулганда,
Артык чыгып китәр!..

Санымны – гәүдәмне, тәнемне.

Бүлешү:TelegramВКонтакте