Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Әләк
Тор гадел, Йөр шиксез, Бул изге, Кыл яхшы, Уйла туры, Сөйләш чын, - Буяр әләк! Кайгыр, көен, Интек, инәл, Ела, тилмер, Уйла, шәйлә, Уеңны җәймә, Телеңне бәйлә, - Ябышыр әләк! Каладан илгә, Җирдән суга, Суыктан утка, Төшлектән төнгә, Таудан атауга Күч, кач,- Табар әләк! Чыкма, йөрмә, Барма, кермә, Берәүне белмә, Шиклән, биклән, Яклан, саклан, Башыңнан каплан,- Сизәр әләк! Шушы яман, Тинтәк башлы, Иң акылсыз Чак каргадан Котылмасак,- Итәр харап!
Илгә – авылга.
|