Кире кайту

Хәзерге өйләнүчеләр

Габдулла ТукайГабдулла Тукай

Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:
«Булыр безнең хатын булса йөзе айдай»,— диләр анлар.

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

Бүлешү:TelegramВКонтакте