|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
... гә(Ядкяр) Белмәсеннәр — кайсы җирдән агыла бу кодрәтең, Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен: Бирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә; Читкә бор — сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына; Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят; Кем генә булсаң да бул, — юк ансына һичбер сүзем; Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш; Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, Баш имә, — зур син, — бу әдна җанлылар дөньясына; Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне — түз, эндәшмә син;
Кодсият — талант, илһамлану. |
|
|
|