|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Соңра(Лермонтовтан үзгәртелгән) Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше, Күңле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс, Бетте әүвәлге очынмаклар, — авыр ул гер кеби; Сүзләре салмак аның — койган кеби кургаш белән! Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя; Файдасы юк төрле хиссият уты берлән янып, Мисле шул: урман эчендә бер яшен суккан агач, Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботакланмас тагын; |
|
|
|