|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
ӨмидЧыкчы, и фикрем кояшы! китсен өстеңнән болыт; Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә, Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса, И минем яктыртучым! тик син миңа һәр җирдә шәм; Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем; Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм; Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны — бата; Кап-караңгы. Уңны-сулны күрмим — астны-өстне мин; Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин — яктырмасаң, Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә; Юк! түбән калмас бу җан: фитърәттә гали булган ул, Гыйсъян — бунт, фетнә, баш күтәрү. |
|
|
|