Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә.