|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Пар атҖиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна; Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; |
|
|
|