Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Даһигә
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.
Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син, Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син.
Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын; Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул — алтын ул; Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.
Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул, Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса — алла ул!
|